Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге иҗат студиясендә кызыклы дәресләр уздыра.
Изостудия белгече Алинә Софронова дәресләр вакытында нәниләр өчен чын бәйрәм оештыра: биредә алар рәсем ясыйлар, кәгазьдән, табигать материалларыннан эшләнмәләр ясыйлар.
Дәресләр вакытында социаль хезмәтләр алучылар киң фикерләү, күрү-мотор координациясе, шулай ук кулларның вак моторикасын камилләштерәләр, бу исә сөйләм үсешенә турыдан-туры бәйле.
Моннан тыш, белгеч сүзләренә караганда, иҗат белән шөгыльләнү балаларда зәвык, гармония, гүзәллеккә тартылу хисе тәрбияли, фантазия, хәтер һәм игътибарлыкны үстерә.