Министрлык каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды

2022 елның 27 июле, чәршәмбе

2022 елның 27 июлендә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы булды. Утырышта Иҗтимагый совет әгъзалары һәм чакырылган экспертлар катнашты.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов агымдагы елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча министрлык алдына куелган максатларны һәм бурычларны тормышка ашыру нәтиҗәләре белән таныштырды. Республикада халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү буенча чаралар турында министр урынбасары Клара Таҗетдинова сөйләде. Министр урынбасары Адель Мөбәрәкшин үз чыгышында Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында социаль тармакта чараларны гамәлгә ашыруның барышын яктыртты.

Утырышта Иҗтимагый совет әгъзаларыннан һәм чакырылган экспертлардан тыш, алдан теркәлү узган ММЧ вәкилләре һәм республика гражданнары да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International