Кукмара районы «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен ныгыту максатыннан «Ут белән сак бул!» дигән фильм карадылар.
Фильмны караганнан соң балалар утның файдасы һәм ут белән бәйле куркынычлар турында фикер алыштылар. Педагог ярдәме белән үзәк карамагындагылар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, янгын хезмәте телефоны номерын искә төшерделәр. Бигрәк тә балалар янгын сүндерүчеләрнең героик эшен билгеләп үттеләр.
Чараның йомгаклау өлешендә балаларга янгын тематикасы буенча белешмәлекләр тапшырылды.