«Өмет» комплекслы үзәге базасында көндезге төркемдә катнашучылар брелоклар ясадылар

2022 елның 26 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре көндезге төркемдә катнашучы сигез кеше өчен салкын фарфордан әвәләп ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.

Салкын фарфор – пластилинга охшаган, куллану өчен уңайлы масса. Салкын фарфордан вак детальләр ясау уңайлы, чөнки аның текстурасы уңай. Салкын фарфордан ясалган эшләнмәләр кипкәч ката.

Дәрестә яшь кешеләр сувенир брелоклар ясадылар, әзер эшләнмәләрне төркемдә катнашучылар якыннарына бүләк итәргә булдылар. Дәрес барышында социаль хезмәтләр алучылар салкын фарфор барлыкка килү тарихы һәм аны куллану мөмкинлекләре турында белделәр. Очрашу ахырында «Өмет» үзәге карамагындагылар дәрестән алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Көндезге төркем педагоглары ассызыклаганча, әвәләп ясау менталь тайпылышлар булган кешеләргә уңай тәэсир итә, эмоциональ халәтне тынычландыра, вак моториканы үстерә, иҗатка мәхәббәт тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International