Шушы көннәрдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге хезмәт буенча инструкторы Ләйсән Суниева «Почемучки» программасы кысаларында «Табигать күренешләре» дигән төркемле дәрес үткәргән. Әлеге чарага социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 12 балигъ булмаган бала килгән. Чараның максаты булып тере һәм тере булмаган табигатьнең үзара бәйләнешен табигатьтәге су әйләнешен күзәтү юлы белән өйрәнү торды.
Дәрес барышында катнашучылар табигать турында табышмаклар чиштеләр, яңгыр, яшен, салават күпере һәм болыт барлыкка килү турында видеоролик карадылар, табигый характердагы гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнделәр.
Аннары су белән берничә тәҗрибәләр үткәрелде, алар ярдәмендә тәрбияче табигатьтә су әйләнешен күрсәтте. Үзәк карамагындагылар тәҗрибәләрне кызыксынып күзәттеләр, күп сораулар бирделәр. Экспериментлардан соң катнашучыларга табигать күренешләренең картиналарын ясарга тәкъдим ителде.
Чараны тәмамлап, белгеч су барлык тереклек ияләренең тормыш нигезе булып тора, шуңа күрә аны сакларга кирәк, дип билгеләп үтте. Дәрестә балигъ булмаганнар тикшеренү эшчәнлеге белән таныштылар, вакытны күңелле һәм кызыклы үткәрделәр.