Алабуга интернат-йортында янгын куркынычсызлыгы буенча уку тренировкасы узды

2022 елның 26 июле, сишәмбе

Шушы көннәрдә Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында янгын вакытында персоналның гамәлләрен тикшерү максатыннан 75 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге катнашында уку тренировкасы узды.

Тренировка планы буенча яну учагы икенче каттагы бүлмәләрнең берсендә урнашкан. «Шартлы» төтен барлыкка килгәндә янгын сигнализациясе системасы эшли башлады, барлык хезмәткәрләр һәм интернат-йорт карамагындагылар тавышлы элемтә буенча янгын турында хәбәр ителде. Персонал бинадан өлкән кешеләрне кичекмәстән эвакуацияләүне оештырды.

Бу вакытта учреждениегә янгын сүндерү һәм коткару частеның экипажлары килде, алар янгын сүндерү һәм кешеләрне интернат-йорттан эвакуацияләү буенча эш алып бардылар.

Уку-укыту тренировкасы нәтиҗәләре тиешле нормативларга туры килә дип танылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International