«Кама таңнары» приютында тәрбияләнүчеләр һөнәр сайлыйлар

2022 елның 26 июле, сишәмбе

Менделеевскиның «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбиячеләр «Кеше – сәнгать образы» дигән уен оештырганнар. Уен балаларга һөнәри билгеләнешкә ярдәм итү максатыннан үткәрелгән.

Педагог Энза Хәсәншина «Яшь журналист», «Иң яхшы дизайнер», «Эксклюзив фоторепортер» конкурслары үткәрде. Конкурс барышында балалар теге яки бу һөнәр вәкилләре вазыйфаларын башкарып карадылар. «Проф – Х» уенында һәр катнашучы үзенең һөнәри осталыгын исбатлады, хезмәт хакы алды һәм баллар җыйды.

Приют тәрбиячеләре билгеләп үткәнчә, профориентация чаралары балалар һәм яшүсмерләрнең мәнфәгатьләрен һәм сәләтләрен ачыклауга ярдәм итә һәм аларны булачак һөнәрне аңлы рәвештә сайлауга әзерли.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International