Биектау районында йөкле хатыннарга психологик ярдәм күрсәтү буенча программаны тормышка ашыру дәвам итә

2022 елның 25 июле, дүшәмбе

«Яңа туган баласын кабул итүгә шикләнүче хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча ведомствоара хезмәттәшлек» технологиясен тормышка ашыру кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы тарафыннан «Булачак әнинең психогигиена күнекмәләрен формалаштыру» дигән темага төркемле дәрес уздырылган. 8 яшь әни катнашкан дәрес «Йөкле хатыннарга психологик ярдәм күрсәтү: ана булудан баш тарту турында карарларны профилактикалау, аңлы ата-ана позициясен формалаштыру» программасына кертелгән иде.

Дәрес башында ана компетенциясен формалаштыру һәм нерв киеренкелеген бетерү максатыннан яшь әниләргә Джекобсон буенча релаксациянең психологик алымнары турында сөйләделәр, шуннан соң әниләр аларны практикада кулланырга өйрәнделәр.

Дәреснең төп өлеше ана һәм бала өчен мохит формалаштыруга юнәлтелгән иде. Интерактив тренинг режимында яшь әниләр йөкле хатын-кызның психогигиенасы үзенчәлекләре – психологик иминлекне саклауга юнәлдерелгән гамәлләр белән таныштылар. Визуализация, релаксация, үз-үзеңә гипноз техникасы яшь әниләрдә үз-үзләрен җайга салу күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итте.

Бала белән психорелаксацион бәйләнеш урнаштыру өчен әниләр классик музыка тыңлап Г.Х. Андерсенның уңай әкият сюжетларын күз алдына китерергә өйрәнделәр. Аффирмацияләр уңай психологик фон булдыру өчен файдаланылды.

Дәрес нәтиҗәләре буенча йөкле хатын-кызлар йөклелек вакытында хатын-кыз белән була торган үзгәрешләр турында адекват күзаллау алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International