«Россиядә эш» порталында Украинадан һәм Донбасстан килгән кешеләр өчен махсус бүлек барлыкка килде

2022 елның 25 июле, дүшәмбе

«Россиядә эш» халыкны эш белән тәэмин итү һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә бердәм цифрлы платформаның төп битендә Украина, Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасы территорияләреннән китәргә мәҗбүр булган һәм Россия Федерациясе территориясенә килгән кешеләр өчен «Мәҗбүри килгән затлар өчен мәгълүмат» дигән махсус бүлек барлыкка килде.

Бүлектә мәҗбүри килгән затлар өчен сезонлы (вакытлы) вакансияләр турындагы мәгълүматлар базасы бар. Мәҗбүри килгән затлар җәмәгать эшләренә эшкә урнашу тәртибе белән таныша, эшкә урнашу тәртибе турында еш бирелә торган сорауларга җаваплар таба, дәүләт хезмәтләре порталында индивидуаль (персональләштерелгән) исәпкә алу системасында гражданинның шәхси счетының иминият номеры (СНИЛС) аша авторизация турында мәгълүмат ала алалар.

Шулай ук бүлектә мәҗбүри килгән затлар кая мөрәҗәгать итә ала, СНИЛС рәсмиләштерү өчен нинди документлар кирәклеге турында мәгълүмат урнаштырылган.

Бүлектә мәҗбүр килгән затларны эшкә урнаштыруда ярдәм итү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе субъектларында мәшгульлек үзәкләре контактларын һәм «кайнар линия» телефоннарын табарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International