«Үзгәрешләр җиле» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Гөлназ Веселовская «Энергия» ишегалды клубы базасында мехенди техникасында хна белән язу буенча мастер-класс үткәргән. Очрашуда закон белән каршылыклары булган 6 балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучы катнашты.
Дәрес башында катнашучылар «мехенди»ның барлыкка килү тарихы турында белделәр. Хна белән рәсем ясау сәнгате Һиндстаннан килгән, анда тәндәге бизәкләргә аерым мәгънә бирәләр. Хна белән рәсемне традицион метод белән генә түгел, махсус трафаретлар кулланып та ясарга була икән.
Иҗади остаханәдә яшүсмерләр борынгы сәнгатькә өйрәнде һәм чарадан кулда гадәти булмаган бизәк белән китте.