Яр Чаллы «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге Р.С. Хәмәдиев исемендәге «Тулпар» ат-спорт мәктәбеннән кунаклар кабул итте.
47 нәни тернәкләнүче ат мәктәбенең атлары Стефа һәм Пегас белән таныштылар. Тренер балаларга атлар белән аралашу кагыйдәләре турында сөйләде, кулдан куркынычсыз ашатуның практик алымнарын күрсәтте. Балалар атның кәефен аның үз-үзен тотышы буенча белергә мөмкин икәнлеген белделәр. Мәсәлән, хайван колакларын кысса, ул борчыла. Әгәр ат урында тапталып башын ия икән, ул ятырга җыена.
Мавыктыргыч дәрес үзәк карамагындагыларга онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итте. Балалар атларны сыйпадылар, ашаттылар, теләүчеләр инструктор күзәтүе астында атта йөреде.
Тернәкләндерү үзәге белгечләре билгеләп үткәнчә, мондый чаралар тернәкләндерү процессында мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм итү инициативасы белән чыккан шәһәр оешмалары белән хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә тормышка ашырыла. Социаль тернәкләндерүнең нәтиҗәле юнәлеше булып пет-терапия тора. Йорт хайваннары психик авырулар һәм менталь бозылышлары булган кешеләргә уңай эмоциональ йогынты ясый. Хайваннар белән аралашу борчуны киметә, нерв системасын һәм иммунитетны ныгыта.