Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә шартлы рәвештә хөкем ителгән һәм иректән мәхрүм итү урыннарыннан кайткан балигъ булмаган гражданнар өчен «Үзеңә ышан» клубы эшли.
Клуб балигъ булмаганнарның буш вакытында мәшгульлеген оештыруга юнәлдерелгән. Клуб 2016 елның гыйнварыннан эшли. Бу вакыт эчендә клубта 48 балигъ булмаган граждан катнашкан.
Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү максатыннан патриотик тәрбия бирү буенча чаралар оештырыла. Яшүсмерләр белән төркем дәресләре, сувенир продукция ясау буенча мастер-класслар үткәрәләр, экскурсияләр оештыралар.
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе хезмәткәрләре ТР Биектау муниципаль районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре белән берлектә «Үзеңә ышан» клубының 9 әгъзалары өчен Раифа ябык типтагы махсус укыту-тәрбия учреждениесенә экскурсия оештырылды.
Төзәтү учреждениесе бусагасыннан ук яшьләр дисциплина тойдылар: аларга катгый тикшерү режимын узарга туры килде. Куркынычсызлык хезмәте башлыгы Дубинин Дмитрий Константинович мондый тәртип һәрбер учреждениегә килүче өчен мәҗбүри, дип аңлатты.
Өлкән тәрбияче Стрелкова Людмила Ильинична оешманың дежур өлеше эше турында сөйләде, киенү-чишенү бүлмәсен, дезинфекция бүлмәсен, медпункт һәм медицина изоляторын, тәрбияләнүчеләрнең ашханәсен һәм йокы бүлмәсен, ял һәм көнкүрешен оештыруны күрсәтте, шулай ук яшүсмерләрнең иҗаты белән таныштырды.
Яшүсмерләр учреждениенең музеенда булдылар һәм Раифа махсус укыту-тәрбия училищесының илнең төрле почмакларыннан 16-17 яшьләрдәге 100дән артык бала яши һәм укый торган ябык типтагы Россиядәге иң борынгы учреждениеләрнең берсе булуын белделәр.
Экскурсия нәтиҗәләре буенча клуб әгъзалары хокукка каршы гамәлләр кылганнан соң килеп чыга торган нәтиҗәләрне һәм үз гамәлләре өчен җаваплылыкны аңладылар.