Тәтеш интернат-йортында янгын куркынычсызлыгы буенча чара оештырганнар

2022 елның 22 июле, җомга

Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында янгын куркынычсызлыгы чараларын тәэмин итү кысаларында янгын барлыкка килүне булдырмауга юнәлдерелгән чаралар оештырылды.

Шулай итеп, ТР Янгынга каршы хезмәтнең Апас отрядының Олы Шәмәк авылын саклау буенча аерым пост башлыгы Вадим Васин учреждение персоналы белән планлы инструктаж үткәрде. Чара барышында һәр хезмәткәр гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта үз бурычларын һәм гамәлләр алгоритмын яңгыратты. Социаль хезмәтләр алучыларга учреждение территориясендә тәмәке тартуны тыю турында искәрттеләр һәм электр приборларын куллану кагыйдәләре белән таныштырдылар.

Интернат-йорт хезмәткәрләре һәм анда яшәүчеләрдә янгын вакытында үз-үзеңне тоту буенча төгәл күнекмәләрне эшләү максатыннан бинадан эвакуацияләү буенча тренировка үткәрделәр. Моннан тыш, экспертлар автоматик янгын сигнализациясе системаларының һәм эчке су белән тәэмин итү чараларының төзеклеген тикшерде.

Чарада 33 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International