Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты педагог-психологы Наталья Конова өлкән яшьтәге балалар арасында «Наркотикларга мөнәсәбәтем» дигән анкета үткәрде. Анкетада 7 балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар катнашты. Анкетаның максаты – яшүсмерләр арасында наркомания дәрәҗәсенә йогынты ясый торган критерийлар комплексын тикшерү.
Анкета нәтиҗәләре нигезендә тәрбияләнүчеләрнең наркотиклар кулланмаулары һәм аларны куллануга тартылмаулары ачыкланды. Педагог наркотикларга бәйлелеккә эләгү куркынычын түбән дип билгеләде. Анкетаның уңай нәтиҗәләре наркоманияне профилактикалау буенча чараларның уңышы һәм накортик матдәләрнең куркынычы турында мәгълүмат кампаниясенең турыдан-туры нәтиҗәсе булып тора. Приют карамагындагыларның җаваплары наркотик матдәләр куллануга формалаштырылган тискәре мөнәсәбәтне күрсәтте. Учреждение белгечләре билгеләп үткәнчә, бу юнәлештә эш дәвам итәчәк.