Лениногорск шәһәрендә яшәүче хатын-кыз социаль контракт ярдәмендә үзмәшгуль чәчтараш булды

2022 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

Лениногорск шәһәрендә яшәүче Наталья П. көндезге бүлекнең 3 курс студенты. Институттан буш вакытта Наталья чәчтараш эше буенча курслар узган һәм сертификат алган. Кыз үз эшен ачарга һәм мөстәкыйль рәвештә акча эшли башларга ниятләсә дә, эш өчен чыгым материаллары һәм инструментлар сатып алуга акча җиткерә алмаган.

Наталья ТР Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенә мөрәҗәгать итте, анда социаль контракт нигезендә дәүләт ярдәме алу шартлары турында белгечтән аңлатма алды. Шуннан соң кыз социаль контракт төзү өчен гариза бирә.

Бүлеп бирелгән акчага Наталья үз эшчәнлеген тормышка ашыру өчен инструментлар һәм чыгым материаллары сатып ала, чәчтарашханәдә кресло арендалый һәм эшкә керешә. Бүгенге көндә ул үзенең клиентлар базасын булдырган.

«Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре миңа аңлаешлы формада социаль контракт төзү шартларын аңлаттылар, документлар пакеты турында сөйләделәр. Мондый финанс ярдәме яңа башлангычка ышаныч өсти. Киләчәктә үз эшемне киңәйтергә исәп тотам», – дип сөйләде Наталья.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International