Татарстан Республикасы Буа муниципаль районыннан Федеровлар хәйриячеләр гаиләсе «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре белән берлектә авыр тормыш хәлендә булган гаиләләргә азык-төлек җыелмасы рәвешендә ярдәм күрсәткәннәр.
7 күп балалы һәм аз керемле гаилә хәйрия ярдәме алды. Азык-төлек җыелмасы составына макарон әйберләре, шикәр, көнбагыш мае, чәй, ярмалар, консервлар, икмәк-күмәч эшләнмәләре, балалар өчен тәм-томнар керде.
Хәйрия ярдәмен алучылар Федоровлар гаиләсенә битараф булмаганнары өчен һәм күрсәткән игелек өчен ихлас рәхмәт белдерделәр. Татарстан Республикасы Буа муниципаль районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре хәйрия ярдәме өчен рәхмәт сүзләренә кушылалар.