Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приюты тәрбиячесе Елена Зверева тәрбияләнүчеләр белән «Барлык һөнәрләр дә яхшы, сайлап ал» дигән һөнәри юнәлеш бирүче дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: приют карамагындагыларның һөнәри үзбилгеләнеше.
Дәрес барышында балалар мавыктыргыч сәяхәткә киттеләр. Сәяхәт вакытында балалар төрле станцияләрдә булдылар һәм биремнәрне үтәделәр. «Бу кешеләр кем?» тукталышында алар һөнәрләр турында табышмаклар чиштеләр, «Уен» тукталышында «Һөнәрне ата» дигән уен уйнадылар.
Приют карамагындагылар һөнәр сайлау – тормышта катлаулы һәм җаваплы адым дигән нәтиҗәгә килделәр. Дәрес балаларга үзләренең мәнфәгатьләрен һәм мөмкинлекләрен аңларга ярдәм итте, белгечлекләр юнәлешләре турында күзаллауларын киңәйтте, төрле һөнәрләргә тәкъдим ителә торган таләпләр белән таныштылар.