ММЧ вәкилләрен һәм гражданнарны Иҗтимагый совет утырышында катнашырга чакыралар

2022 елның 19 июле, сишәмбе

2022 елның 27 июлендә 14:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы була. Чара кысаларында 2022 елның беренче яртыеллыгында ведомствоның халык алдында формалаштырылган максатларын һәм бурычларын тормышка ашыру нәтиҗәләре буенча фикер алышу каралган.

Иҗтимагый совет утырышында алдан теркәлү узган массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм республика гражданнары катнаша ала. Алдан теркәлү тәртибе белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://mtsz.tatarstan.ru/tseli-i-zadachi-na-2022-god.htm?pub_id=3149997.

Утырышта катнашу өчен алдан теркәлү турында гаризаларны түбәндәге электрон адреслар буенча җибәрергә кирәк:

ММЧ вәкилләре өчен – Rafail.Giniyatullin@tatar.ru;

гражданнар өчен – Opsoo.Mtsz@tatar.ru («Иҗтимагый совет сәркәтибенә» тамгасы белән).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International