Адель Мөбәрәкшин мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен җәйге кафеларның уңайлыгын мониторинглау нәтиҗәләре буенча киңәшмәдә катнашты

2022 елның 18 июле, дүшәмбе

Бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин «Бердәм Россия» партиясенең «Бердәм ил – уңайлы мохит» проектының Татарстандагы координаторы буларак җәйге кафеларның «үзенчәлекле» ихтыяҗлары булган затлар өчен уңайлыгы мониторингы нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәдә катнашты.

Мониторинг Россиянең 79 төбәгендә һәм 850 җәмәгать туклану урынында үткәрелде. Мониторинг нәтиҗәләре буенча тикшерүдә катнашучыларның 6% – тулысынча уңайлы, 90% – тулысынча уңайлы түгел, 4% – инвалид кешеләр өчен уңайсыз дип билгеләнгән.

Партия мониторингы нәтиҗәләрен Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен күрсәтелә торган хезмәтләрнең уңайлыгын арттыру өчен җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International