ТР Зәй муниципаль районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге ярдәмендә тернәкләнү узучы балалар өчен җиһазлар сатып алуга юнәлгән хәйрия акциясе оештырылды.
Учреждениегә Регина Галәветдинова җитәкчелегендә битараф булмаган кешеләр командасы сәламәтлек белән проблемалары булган нәни социаль хезмәт алучылар өчен хәйрия ярдәме оештыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Команда Зәй һәм Әлмәт шәһәрләрендә яшәүчеләрдән тора.
Чара Р.Ш. Фәрдиев исемендәге шәһәр паркында узды. Хәйрия акциясендә катнашучыларны әкият геройлары каршы алды, балаларны аквагрим белән шатландырдылар, катнашучыларның кәефе күтәренке иде. Аниматорлар катнашучыларны җырлар, биюләр һәм уеннар белән сөендерде. Парк почмакларының берсе балчык уенчыклар ясау буенча мастер-класста катнашырга теләүчеләрне сыендырды.
Балаларны татлы ризыклар белән сыйладылар. Хәйриячеләр балалар өчен бүләк пакетлары әзерләделәр һәм күңел ачу аттракционнарына сертификатлар тапшырдылар.
«Күрсәтелгән ярдәм чираттагы тапкыр тирә-юньдәгеләр өчен файдалы булу мөһимлегенә инандыра. Һәр кеше игелек кылып башкаларга ярдәм итә ала», – дип билгеләп үтте «Шатлык» үзәге хезмәткәрләре.