Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге өч предприятие вәкилләре катнашында вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырды: «РТЮ» ААҖ филиалы Юдино дистанциясе, «РТЮ» ААҖ Юдинодагы вагон депосы һәм Горький тимер юл агентлыгының «Федераль пассажир компаниясе» АҖ.
Эш эзләүчеләргә тәкъдим ителгән оешмаларда юл бригадиры, автомобиль йөртүче, юл монтеры, сигналист, токарь, әйдәп баручы инженер, билет кассиры, вагоннарны караучы-ремонтлаучы, вагоннарны өлкән тикшерүче-ремонтлаучы, хәрәкәт составын ремонтлау буенча слесарь, слесарь-ремонтчы һөнәрләре буенча 39 эш урыны тәкъдим ителде.
Гражданнар өч оешма вәкилләре белән шәхси әңгәмә вакытында тәкъдим ителгән вакансияләр, эш бирүче таләпләрен исәпкә алып, хезмәт өчен түләү системасы һәм социаль гарантия мәсьәләләре буенча тулы мәгълүмат алдылар.
Чарага 24 кеше килгән иде, 8 кандидатура предприятиеләрдә эшкә урнашу мөмкинлеген карау өчен эш бирүче тарафыннан кабул ителгән. Барлык гражданнар да халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләреннән хезмәт законнары мәсьәләләре буенча консультацияләр алдылар.