Түбән Каманың «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында экологик тәрбия һәм әйләнә-тирә дөнья турында белемнәрне киңәйтү максатыннан «Бүлмә үсемлекләре – тәрәзә төбендәге фильтр» дигән темага экологик дәрес үткәрелде.
Тәрбияләнүчеләр бүлмә үсемлекләренең һәм интерьер бизәге булуы, һәм һаваны чистартуы турында белделәр. Социаль приют карамагындагылар бүлмә үсемлекләре турында күп сораулар бирделәр. Аларны ни өчен яфраклар яшел төстә, үсемлекләргә яктылык һәм су нигә кирәк, һаваның бүлмәдә чисталыгын ничек билгеләргә, шундый сораулар кызыксындырды. Балалар бүлмә үсемлекләрен карадылар һәм алар карауга мохтаҗ дигән фикергә килделәр. Яшь тәрбияләнүчеләр рәхәтләнеп үсемлекләрнең туфрагын йомшарттылар һәм бүлмәдәге барлык чәчәкләргә дәсу сиптеләр.
«Балаларны табигатьне яратырга һәм сакларга өйрәтергә кирәк, киләчәктә алар табигать белән гармониядә яшәсеннәр һәм әйләнә-тирә дөньяга сакчыл карасыннар», – дип нәтиҗә ясады тәрбияче Евгения Тимербаева.