11 июльдә министрлыкта мәшгульлеккә ярдәм итү өлкәсендә һөнәри осталык буенча Бөтенроссия конкурсының төбәк этабын уздыру буенча конкурс комиссиясе утырышы узды. Конкурсның максаты – эш нәтиҗәлелеген арттыру һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре эшчәнлегенә яңа алымнар кертү.
Конкурс «Иң яхшы белгеч» номинациясендә үткәрелде. Җиңүчеләрне түбәндәге категорияләр кысаларында билгеләделәр:
- Иң яхшы кадрлар консультанты (оешмалар белән эшләү буенча консультант);
- Иң яхшы карьера консультанты (гражданнар белән эшләү буенча консультант).
Шулай итеп, конкурсның региональ этабында түбәндәге җиңүчеләр билгеләнде:
«Иң яхшы кадрлар консультанты» категориясендә:
I урын – Сафарова Елена Анатольевна (Алабуга шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге);
II урын – Тазиахметова Раушания Әхнәф кызы (Азнакай шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге);
III урын – Миронова Надежда Валерьевна (Нурлат шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге).
«Иң яхшы карьера консультанты» категориясендә:
I урын – Лаптева Ольга Викторовна (Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге);
II урын – Казакова Екатерина Петровна (Әлмәт шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге);
III урын – Носова Марина Васильевна (Лениногорск шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге).
Мәшгульлеккә ярдәм итү өлкәсендә һөнәри осталык буенча Бөтенроссия конкурсының федераль этабында җыелган баллар нәтиҗәләре буенча республиканы Елена Сәфәрова танытачак.