Көндезге төркемнәрдә яшь инвалидлар дуслар таба һәм файдалы күнекмәләр ала

2022 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

Эмиль – инвалидлыгы булган яшь кеше. Ул әти-әнисе һәм әбисе белән яши. 2021 елдан Эмиль аутист буларак социаль хезмәтләр ала.

Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре белән беренче очрашуда яшь кеше үзен бик сак тоткан: әнисеннән ерак китмәгән, таныш булмаган кешеләрдән курыккан, качкан. Әмма берничә сәфәрдән соң ул акрынлап белгечләргә ияләшә, аларны таный һәм хәтта бераз аралаша башлый.

Көндезге төркемдә беренче очрашуларда Эмиль оялчан була, әмма үзен тыныч тота. Әнисе һәрчак янәшәдә була. Дәресләрдә Эмиль үзен бик пөхтә кеше буларак күрсәтте. Ул барысын да мөстәкыйль һәм үрнәк итеп эшләргә тырышты.

Бераздан егет коллективка да кушыла, көндезге төркемнең башка катнашучылары белән сөйләшергә тырыша башлый. Ул шулай ук мәдәни-массакүләм һәм спорт чаралары вакытында да актив булды. Сүз уңаеннан, Эмиль дәресләргә инде әнисез генә йөри. Улы шөгыльләнгән вакытта әнисе әти-әниләр өчен «Тормыш курсы» клубына йөри. Хатын-кыз улы җәмгыятькә чыга, яшьтәшләре белән аралаша башлавына бик шат. Ул аның активлыгын һәм шат булуын билгеләп үтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International