Уеннар өлкәннәрнең игътибарлыгын һәм күзәтүчәнлеген үстерергә булыша

2022 елның 13 июле, чәршәмбе

Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар белән озак вакытлы карау системасы кысаларында расланган план нигезендә төрле чаралар уздыралар.

Бүген социаль эш буенча белгеч аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылар белән «Пазл җый», «Картинага карап җөмлә төзе», «Бу нигә охшаган?», «Мозаика» һ.б. уеннар уздырды. Уеннар мавыктыргыч формада уза, күзәтүчәнлекне үстерә, тиз фикер йөртергә, вак детальләрне күрергә һәм игътибарны камилләштерергә ярдәм итә. Кайбер биремнәр өстендә уйларга туры килә, бу фикерләүне үстерә, детальләргә игътибар бирә белү һәм тәкъдим ителгән картинаны аерым бер элемент буларак дөрес кабул итүне күздә тота.

«Бу дәресләр интеллектуаль эшчәнлекне тәэмин итә, когнитив функцияләр кимүне булдырмый калырга, хәтерне яхшыртырга һәм кәефне күтәрергә ярдәм итә», – дип билгеләп үтә социаль эш буенча белгеч Анастасия Кравченко.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International