Баулылар хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрына үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар

2022 елның 13 июле, чәршәмбе

12 июльдә республиканың Баулы муниципаль районына эшлекле сәфәре кысаларында министр Эльмира Зарипова гражданнарны кабул итте. Баулылар белән очрашуда шулай ук район администрациясе башлыгы Ильяс Гозәеров, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Римма Солтанова һәм социаль яклау бүлеге вәкилләре катнашты.

Бу көнне консультация сорап төрле яшьтәге кешеләр мөрәҗәгать итте. Шулай, бер пенсионер «Хезмәт ветераны» исемен алу белән кызыксынды. Күптән түгел үзмәшгульлек сыйфатында теркәлгән ир-ат дәүләт субсидиясен тоту тәртибен һәм өстәмә финанс ярдәме алу мөмкинлеген ачыклады. Шулай ук гражданнарның сораулары халыкны эш белән тәэмин итү, күпбалалы ана статусын алу, балаларны тернәкләндерү, инвалидларны эшкә урнаштыру һ.б. мәсьәләләргә кагылышлы иде.

«Баулы-информ» хәбәрчесе белән әңгәмә вакытында министр районда үз бизнесларын ачучы, үзмәшгульләр сыйфатында теркәлүче, укулар узучы һәм һөнәри осталыкларын камилләштерүче хезмәт сөючән кешеләр булуын билгеләп үтте.

Гражданнар белән очрашудан соң Эльмира Зарипова министрлык карамагындагы учреждениеләрдә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International