12 июльдә Җәлил картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында эш визиты белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова булып китте. Аны Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, шәһәр тибындагы бистә башлыгы Рәфыйк Кәримов, социаль яклау бүлеге директоры Лилия Гыйльметдинова каршы алды.
Интернат-йорт җитәкчесе Азалия Зарипова кунакларны көндезге мәшгульлек белән таныштырды. Министр социаль хезмәт алучыларның туклану шартларын, учреждениенең җылыту сезонына әзерлеген тикшерде. Кунаклар шулай ук биредә яшәүче хезмәткәрләр белән дә аралашты.
