2022 елда Татарстанда мәшгульлек хезмәтен модернизацияләү һәм халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнары эшчәнлеген оештыруга бердәм таләпләрне кертү проектын гамәлгә ашыруга Кукмара районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге кушылды. Исегезгә төшерәбез, чаралар «Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында үткәрелә.
Эш түбәндәге юнәлешләр буенча башкарыла:
- эш урыннарын җиһазлау;
- фирма стилен кертү;
- сакчыл җитештерү принципларын һәм инструментларын кертү, процессларны оптимальләштерү, гражданнарның тормыш хәлләрен һәм эш бирүчеләрнең бизнес-хәлләрен исәпкә алып хезмәт күрсәтүнең технологик схемаларын эшләү һәм гамәлгә кертү;
- бердәм таләпләрне гамәлгә кертүне оештыру – методик яктан тәэмин итү;
- дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын тикшерү һәм бәяләү системасын формалаштыру.
Үзгәрешләр «Россия эше» кадрлар үзәге» бренды нигезендә үткәрелә.
Хәзерге вакытта гамәлгә кертү өчен гражданнарга юнәлтелгән «Балалы хатын-кызлар» һәм «Аз керемле гаиләләргә ярдәм» тормыш ситуацияләре, шулай ук эш бирүчеләр өчен «Сезонлы эш белән тәэмин ителгән предприятиеләр» һәм «Кече предприятие төзү» бизнес-ситуацияләре эшләнгән.