Буа интернат-йортында яшәүчеләр социаль челтәрләр өчен фотоконтент булдыралар

2022 елның 12 июле, сишәмбе

12 июльдә Россиядә фотографлар һәм фотографиягә катнашы булган һәвәскәрләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Әлеге дата уңаеннан сүз социаль хезмәтләр алучылар турында барачак.

2018 елдан Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Фотостудия» түгәрәге эшли, анда карамактагылар сыйфатлы фотографияләр ясарга өйрәнә. Түгәрәктә шулай ук интернат-йортның волонтерлары да актив катнаша. Көн дәвамында алар фото ясыйлар, аларны алга таба белгечләргә социаль челтәрләрдә бастыру өчен тапшыралар. Шулай итеп, өлкәннәр учреждениенең рәсми аккаунтларын алга этәрүгә үз өлешләрен кертәләр.

Түгәрәкнең үзенчәлеге социаль хезмәтләр алучыларга аралашучанлыкны һәм максатчанлыкны үстерергә мөмкинлек бирә. Фотография белән мавыгу аларга ышаныч табарга, үз кыйммәтен һәм әһәмиятен тоярга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International