Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Казан интернат-йортында психик бозылулары булган гражданнар өчен махсус ГАЗель NEXT микроавтобусы барлыкка килде. Транспорт аз хәрәкәтләнүче гражданнарны ташу өчен күтәрү механизмы белән җиһазландырылган.
Казан интернат-йортында 1 һәм 2 төркем инвалидлары булган 337 социаль хезмәт алучы яши. Шуларның 35 – инвалид коляскаларында, 2 хәрәкәтләнә алмый. Көн саен табиб юлламасы буенча социаль хезмәтләр алучылар сәламәтлек саклау учреждениеләрендә тикшерүләр узалар, даими рәвештә күчмә мәдәни чараларда катнашалар.
Учреждениедә үз автотранспортының барлыкка килүе социаль хезмәтләр алучылар өчен яңа мөмкинлекләр ачачак. Хәзер төрле сәфәрләр, экскурсияләр һәм башка күчмә чаралар коляскадагы гражданнар өчен дә ачык булачак.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Психик бозылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән Казан интернат-йорты социаль хезмәтләр алучылар турында кайгырту һәм игътибар өчен республика җитәкчелегенә ихлас рәхмәт белдерәләр.