Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш визиты белән Түбән Кама муниципаль районында булып кайтты. Традиция буенча ведомство башлыгы гражданнарны кабул итте һәм түбәнкамалыларга үзләрен кызыксындырган сораулар буенча консультацияләр бирде.
Шулай ук эш сәфәре кысаларында министр «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында булды, анда ведомство карамагындагы учреждение хезмәткәрләре белән генә түгел, приютта тәрбияләнүчеләр белән дә аралашты, яшь татарстанлыларга социаль хезмәт күрсәтүнең сыйфатын бәяләде.
