10нчы социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Марта Камалова «Татарстан казанышлары» дигән төркемле дәрес үткәрде. Чараның максаты – балаларны татарстанлыларның сәясәт, икътисад, спорт һәм мәдәният өлкәсендәге казанышлары белән таныштыру.
Татарстан Республикасы турында видеофильм карау барышында катнашучылар аның мәдәният һәм сәнгатьнең төрле өлкәләрендәге казанышлары, аның территориясендә яшәүче халыклар, файдалы казылмалар һәм табигый байлыклар турында белделәр. Шулай ук балалар «Минем яраткан Татарстаным» викторинасының истәлекле урыннары, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, шәһәрләр, милли аш-су, Татарстан символлары турында сорауларына җавап бирделәр. Дәрес балаларга туган якның матур һәм бай булуын белергә, республикабыз һәм илебез хакына хезмәт куючы кешеләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштырырга ярдәм итте.
Бүген Менделеевскиның «Өмет Яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре дә Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган чара уздырганнар. Ул Россиянең халык сәнгатен, халыкларның мәдәни үзенчәлеген популярлаштыруга, мәдәни традицияләрне саклауга юнәлдерелгән иде.
Чара уен формасында узды. Социаль хезмәткәрләр өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе карамагындагыларга элек-электән Россия дан тоткан гореф-гадәтләр, бәйрәмнәр һәм йолалар турында сөйләделәр. Аннан соң социаль хезмәт алучылар төрле халыкларның табышмакларына җавап бирделәр. Соңыннан һәр хезмәт алучы үзенең гаилә традицияләре белән уртаклашты.