11 июль көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге бүлек социаль хезмәт алучылары шәһәр картиналар галереясендә экскурсиядә булдылар. Анда алар А la рrima рәсем ясау техникасы белән таныштылар.
Техника юеш килеш рәсем ясаудан гыйбарәт. Рәсем бары бер сеанс эчендә булдырыла. Юеш кәгазьгә буяу куялар һәм матур бизәкләр ясыйлар.
Картиналар галереясе хезмәткәре катнашучыларны рәсем ясау техникасы белән таныштырды һәм кәгазьдә рәсем ясап күрсәтте. Алга таба социаль хезмәт алучылар үзләре рәсем ясарга кереште. Дәрес ахырында һәркем үзенең тәэсирләре белән уртаклашты.