Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләр бәхетле гаилә тормышы серләре белән уртаклаштылар

2022 елның 11 июле, дүшәмбе

Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче Владимир һәм Федая Долгих беседкага үзләренең дусларын – башка социаль хезмәт алучыларны чакырдылар.

Быел гаилә никахлашуга 44 ел тулуны билгеләп үтәчәк. Аларга котлау һәм рәхмәт сүзләрен интернат-йорт директоры Тәнзилә Васильева җиткерде. Хезмәт сөючән, тәртипле, ярдәмчел, алар һәрвакыт интернат тормышы үзәгендә: кухняда булышалар, гаилә башлыгы кышын кар чистарта, бакчада ярдәм итәләр, экоаллейда үсентеләргә су сибәләр, хатыны – «Иҗат шатлыгы» һәм «Кулинария мәктәбе» түгәрәкләрендә актив катнашучы. Моннан тыш, Владимир һәм Федая Долгих учреждениенең «көмеш» волонтерлары булып торалар һәм аз хәрәкәтләнүче кешеләргә булышалар.

Интернат-йорт хезмәткәрләре барысы өчен дә беседкада бәйрәм өстәле әзерләделәр. Алар бер-берсенә ничек танышулары һәм гашыйк булулары турында сөйләделәр, үзләренең озын һәм бәхетле тормыш серләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International