Тәтеш интернат-йортында төймә терапиясен кулланалар

2022 елның 11 июле, дүшәмбе

Тәтеш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белән уңышлы тернәкләндерү эшен алып бару максатыннан психолог Наталья Самаркина «Могҗиза-төймә» программасын куллана. Ул шәхеснең иҗади сәләтләрен һәм ресурсларын ачуга юнәлдерелгән, программада коррекция, үсеш һәм релаксация күнегүләре комплексы бар.

Төймәләр белән эшләү – бик мавыктыргыч һәм кызыклы шөгыль, ул өлкән кешеләрнең буш вакытын уздырырга гына түгел, вак моториканы да торгызырга ярдәм итә. Индивидуаль яки төркем эше барышында белгеч шәхеснең когнитив функцияләре буенча диагностика үткәрә һәм коллективтагы төрле мөнәсәбәтләрне бәяли.

Дәресләрдән соң өлкәннәрнең үз-үзләренә хезмәт күрсәтү күнекмәләре сизелерлек яхшыра, алар үз киемнәрендә төймәләрне үзләре каптыра башлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International