Минзәлә интернат-йортында мөселман бәйрәме уңаеннан чара узган

2022 елның 11 июле, дүшәмбе

Корбан бәйрәме уңаеннан Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен чара оештырылды. Ул шулай ук Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган иде.

Чараның максаты: балаларны ислам бәйрәме традицияләре белән таныштыру, татар халкының гореф-гадәтләренә карата кызыксыну уяту, мәчет һәм ислам дине турында күзаллауларны үстерү.

Белгечләр кыскача бәйрәмнең асылы, аның тарихы һәм традицияләре турында сөйләделәр. Социаль хезмәт алучылар әңгәмәгә актив кушылдылар һәм бәйрәм турында үз белемнәре белән уртаклаштылар. Чара бәйрәм өстәле алдында дәвам итте, тәрбияләнүчеләрне милли татар ашлары белән сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International