Бүген Менделеевск районының «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен «Петр һәм Феврония канаты астында» дигән бәйрәм чарасы уздырдылар.
Белгечләр балаларны һәм аларның әти-әниләрен Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне тарихы белән таныштырдылар, кызыклы биремнәр белән конкурслар үткәрделәр. Бәйрәмнең максаты балаларның гаилә, гаилә бәйрәмнәре турында күзаллауларын киңәйтү, балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү иде.
Ата-аналар балалар белән бергә конкурсларда һәм эстафеталарда актив катнаштылар, мини-викториналар сорауларына җавап бирделәр. Чара «Саулык» Социаль ярдәм үзәге белгече Н. А. Щербакова җитәкчелегендә узган мастер-класс белән дәвам итте.
Чара ахырында белгечләр гаиләләргә бәйрәм символы – ромашкалар бүләк иттеләр.