8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

2022 елның 8 июле, җомга

Ел саен 8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бүген Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында биш гаилә пары яши. Бу кешеләр үзләренең гаилә бәхетен нәкъ менә биредә, интернат-йортта тапкан.

Бәйрәм уңаеннан хезмәт буенча инструктор Динә Тимофеева гаилә парлары өчен кулинария буенча мастер-класс үткәрде. Социаль хезмәтләр алучылар йөрәк формасындагы кечкенә тортлар әзерләде, аларны учреждение территориясендә үстерелгән җиләкләр белән бизәделәр.

Кулинарлар командасы бик тату эшләде. Мондый чаралар кулларның вак моторикасын үстерә, иҗади сәләтләрен активлаштыра. Шулай ук алар дустанә мөнәсәбәтләр формалаштырырга тиеш.

Мастер-класс ахырында саф һавада чәй эчү оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International