Алексеевск районының социаль приютында балаларга экологик тәрбия бирү

2022 елның 8 июле, җомга

7 июльдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Марина Сәгыйдуллина тәрбияләнүчеләр белән «Татарстан тыюлыклары» дигән экологик дәрес үткәрде.

Балалар республикада тыюлык эше тарихы белән таныштылар, ул 1960 елдан, Идел-Кама тыюлыгы барлыкка килгәч башлана. Шулай ук алар «Түбән Кама» уникаль милли паркы турында да белделәр.

Презентация һәм документаль фильмнар карау балаларга дәрес темасын яхшырак аңларга ярдәм итте. Аеруча игътибар Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән сирәк хайваннарга бирелде. Шулай ук приютта тәрбияләнүчеләр «Кичке Таң», «Спас», «Чиста болыннар» кебек тыюлыклар, аларның флора һәм фаунасы белән таныштылар.

Чара җаваплылык хисе һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияләргә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International