Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Геройлар янәшәдә» дигән батырлык дәресе узды. Чараның кунаклары – махсус хәрби операциядә катнашучы Олег Кузьмин һәм икенче Чечня кампаниясендә катнашучы Денис Братчиков. Алар балалар белән хатирәләре белән уртаклаштылар, сугыш вакытында кешеләрнең язмышлары һәм авырлыклар турында сөйләделәр, архив фоторәсемнәрен күрсәттеләр. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Мондый чаралар үсеп килүче буынның патриотик рухын күтәрү, толерантлык һәм сабырлык, мәрхәмәтлек хисе формалаштыру, шулай ук балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтү өчен кирәк.
Очрашу ахырында балалар кунакларга рәхмәт белдерделәр һәм изге теләкләр белән аларга үз куллары белән ясалган сувенирлар тапшырдылар. Кунаклар, үз чиратында, балалардан махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләр өчен рәсемнәр ясауларын сорадылар.
Әлеге чарада 27 бала катнашты.