Бөгелмә районы «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләрне шәхси куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру максатыннан тәрбияче Юлия Лунева «Без террорга каршы» дигән дәрес үткәрде.
Әлеге чарада 17 бала катнашты. Алар терактлар янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, куркынычсызлык чараларын, ашыгыч ярдәм хезмәтләренең телефоннарын кабатладылар. Видеороликлар һәм мультфильм гадәттән тыш хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында белемнәрне ныгытырга ярдәм итте.
Чара «Террорчылыкка – юк!» акциясе белән тәмамланды: балалар шәһәр халкына белешмәлекләр тараттылар, анда террорчылык актларын кисәтү ысуллары язылган.