Барлык кыйммәтләрдән дә мөһим – гаилә

2022 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова социаль хезмәт алучы гаиләләр өчен бәйрәм чарасы оештырды.

Бәйрәм программасы шактый эчтәлекле булды. Кунаклар алдында «Grand Studio» бию коллективы һәм 6 нчы балалар музыка мәктәбен тәмамлаучылар чыгыш ясады. Балалар һәм аларның әти-әниләре «Альфа» мәдәният йорты хезмәткәрләре үткәргән төрле хәрәкәтчән уеннар уйнадылар һәм флешмобта катнаштылар. Бәйрәмдә күңелле кәеф хөкем сөрде.

Чара ахырында кечкенә катнашучыларны татлы бүләкләр белән сыйладылар, ә өлкәннәргә үз гаиләләрен сакларга, балаларын яратырга, аларны игелеккә өйрәтергә теләделәр.

Чараның максаты гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру һәм гаиләне актив иҗтимагый һәм мәдәни эшчәнлеккә җәлеп итү иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International