6 июль көнне «Туган кешеләр» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән «Тынычлыкта һәм гармониядә яшәргә» дигән дәрес үткәрде. Чараның максаты гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне җайга салу иде.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган дәрес «Аланда ромашкалар» исемле тематик кичә формасында узды. Очрашу уен-активатор белән башланып китте: һәр катнашучы үз исемен һәм аңа туры килгән чәчәкне атарга тиеш иде. Үз гаилә традицияләре белән уртаклашып, катнашучылар ромашка формасында беләзекләр ясадылар.
Клуб дәресе әкият терапиясе белән дәвам итте. Психолог «Аланда ромашкалар» әкиятен укыды, шуннан соң барлык катнашучылар үзләренең гаилә тормышларындагы конфликтлы очракларны искә төшерделәр. Хатын-кызлар өйдә уңай атмосфера саклау буенча үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Йомгаклау өлешендә катнашучылар гаиләдә тынычлыкны һәм үзара аңлашуны саклау – зирәклек һәм сабырлык таләп итә торган катлаулы бурыч, дип таныдылар.