Биектау районының балигъ булмаган балалары конфликтларны чишәргә өйрәнде

2022 елның 6 июле, чәршәмбе

5 июль көнне 2 нче социаль участокта Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Алия Нигъмәтҗанова «Конфликтларны чишү ысуллары» дигән темага тренинг үткәрде. Әлеге чарада социаль куркыныч төркеменә кергән җиде балигъ булмаган бала катнашты.

Тренинг барышында яшүсмерләр белән «конфликт» төшенчәсе турында фикер алыштылар, конфликт очрагында үз-үзеңне тоту стратегияләрен карадылар. Шулай ук катнашучыларга балалар өчен ышаныч телефоны эшенең принциплары турында сөйләделәр, белешмәлекләр һәм буклет тараттылар. Шулай итеп, балигъ булмаган балалар хәл итә алмаган очракларда квалификацияле ярдәм сорап белгечләргә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге турында белделәр.

Чара «Балигъ булмаганнар арасында суицидны кисәтү» программасын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International