Минзәлә районы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә аутист балалар белән дәресләр үткәрәләр

2022 елның 6 июле, чәршәмбе

5 нче июль көнне «Балачак компасы» дигән аутистик спектр тайпылышлары булган балалар белән эшләү программасы кысаларында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Кием» дигән темага дәрес үткәрделәр. Чарада балаларны социаль адаптацияләү, социаль тәҗрибә туплау һәм киңәйтү буенча эш дәвам итте.

Дәрес башында сөйләмне эшләтеп җибәрү өчен альбом белән эшләү оештырылды, балаларга үз гәүдәсен аңларга һәм тоярга ярдәм итү максатыннан «Күрсәт» күнегүе үткәрелде. Алга таба кер каптыргычлары белән «Кием киптерәбез» сенсор уены оештырылды, ул кулларның вак моторикасын, сөйләмне үстерергә, сенсор күнекмәләрне ныгытырга ярдәм итә. Шулай ук «Аутизм» җыелмасыннан «Логик лабиринт», «Өстәл серпантины» җиһазлары кулландылар, тактиль хисләрне һәм вак моториканы стимуллаштыру, ишетү сәләтен үстерү өчен билгеләнгән утлы музыкаль өстәл белән шөгыльләнделәр.

Дәрес ахырында матрас-массажер кулланып релаксацион күнегү үткәрелде. Ул киеренкелекне төшерергә һәм кан әйләнешен торгызырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International