Бүген Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе базасында планлы укыту-өйрәнү эвакуациясе узды.
Мамадыш муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлегенең өлкән инспекторы, эчке хезмәт өлкән лейтенанты Руслан Мәхмүтов карамактагылар һәм хезмәткәрләр белән инструктаж үткәрде. Аннары өлкән яшьтәге гражданнарны һәм комплекслы үзәк хезмәткәрләрен эвакуацияләү буенча уртак гамәлләр башкарылды.
Бүлек белгечләре куелган бурычны үтәделәр. Өйрәнү эвакуациясенә уңай бәя бирелде.