«Кайгырту» приютында балалар янгын куркынычсызлыгы темасына рәсем конкурсында катнаштылар

2022 елның 5 июле, сишәмбе

Янгыннарны кисәтү кысаларында 4 июльдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Наилә Дәүләтшина тәрбияләнүчеләр белән рәсем конкурсы үткәрде.

Дәрес барышында балалар утның көнкүрештә роле, янгын куркынычсызлыгы турында сөйләштеләр, тематик табышмаклар чиштеләр. Шулай ук алар рәсемнәр карадылар һәм нинди очракларда ут кешеләргә файда, ә кайчан зыян китерүен билгеләделәр.

Профилактик әңгәмәдән соң балалар бик теләп әлеге темага рәсемнәр ясадылар. Конкурс эшләре төрле, әмма бик эчтәлекле булды. Балалар рәсемнәрен тематик күргәзмәгә тупладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International