«Шатлык» комплекслы үзәгендә иҗади мастер-класс узды

2022 елның 4 июле, дүшәмбе

1 июль көнне Зәй муниципаль районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында когнитив бозылулары булган өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен көндезге бүлектә «Түбәтәй» дигән мастер-класс узды. Чара иҗат остаханәсе эше кысаларында халык сәнгать һөнәрчелеген популярлаштыруга һәм үстерүгә юнәлдерелгән.

Дәрес барышында социаль хезмәт алучылар татар милли костюмы һәм баш киемнәре тарихы белән танышып кына калмадылар, катнаш техникада түбәтәйләр дә ясадылар. Мастер-класста катнашучылар ир-атларның баш киемнәре орнаментлары турында фикер алыштылар, түбәтәйләр ясау технологияләрендә нинди материаллар кулланылуы турында белделәр.

Мондый дәресләр уздыру абстракт, объект фикерләвен үстерә, шулай ук халык мәдәнияте һәм сәнгатенә кызыксыну уята, рухи һәм мәдәни кыйммәтләрне үстерүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International