30 июнь көнне «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Венера Янышева 8нче социаль участокта яшәүче гаиләләргә ведомствоара бару оештырды. Ведомствоара төркем составына опека һәм попечительлек секторының баш белгече, гаилә иминлеге һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау буенча инспектор керде.
Сәфәрнең максаты – ата-аналарның балаларны тәрбияләү бурычларын үтәвен, балигъ булмаганнарның яшәү шартларын тикшерү.
Ата-аналарга җәйге чорда балигъ булмаганнарның үз-үзен тотышы кагыйдәләре турында консультация бирелде. Әңгәмә барышында суда, урманда, массакүләм ял итү урыннарында һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре турында киңәшләр бирелде. Шулай ук ата-аналарга тематик буклетлар тапшырылды.