Бүген Алабуга районы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Ут – дошман, ут – дус» дигән презентация чарасы узды. Чара урман янгыннарын профилактикалауга юнәлтелгән.
Тәрбиячеләр уен формасында урман массивларында янгынның төп сәбәпләре турында сөйләделәр һәм балаларга ут белән уйнауның җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин икәнлеген искә төшерделәр. Әңгәмәдән соң балалар тематик рәсемнәр ясадылар. Балалар рәсемнәреннән балалар күргәзмәсе әзерләделәр.
Мондый дәресләр урманга сак караш һәм аны саклауда актив катнашырга омтылыш тәрбияли, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә өйрәтә.